Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

“Улыбызны аякка бастырасы килә” ??

Балтач районы Кариле авылында яшәүче Данияр Мөхетдиновны язмыш карында чакта ук сыный башлый.

“Улым тугач, мөстәкыйль сулый алмады, еламады да...” — дип искә ала ул көннәрне Даниярның әнисе Алсу.

Бер яшь дигәндә, Даниярга диагноз куялар: спастик тетрапарез балалар целебраль параличы. Бала үсеше буенча яшьтәшләреннән калыша. Үрмәли алмый, аякка басмый, сөйләшми. Ләкин ул шат йөзле, хәрәкәтчән, барысын да аңлый. Алсу белән Наил улларын аякка бастырыр өчен булган бар мөмкинлекләрне файдаланалар, чит илләрдә дәвалану да, Казандагы тернәкләндерү курслары да нәтиҗәсез узмаган. Данияр хайваннарны, төсләрне ае¬ра башлаган, якыннарын таный, предметларны кулына ала, хәрефләр өйрәнә, бераз утырып тора ала, олылар ярдәме белән беренче тапкыр аягына баскан.

Хәзер аңа 4 яшь. Табиблар, тернәкләндерү курсларын дәвам иткәндә бала аякка баса алачак, дип өметләндерә. Тик бу курслар арзан түгел. Алсу белгечлеге буенча укытучы, бала хакына мәктәптән китәргә мәҗбүр булган, Наил сөт-май комбинатында эшли. Гаилә булган акча запасын дәвалануга тотып бетергән. Дарулар, Даниярга махсус ризык сатып алу да шактый чыгымлы. Шуңа да Мөхетдиновлар битараф булмаган кешеләрдән ярдәм сорарга мәҗбүр.

— Хастаханәгә барганда улым гел яраткан уенчыгын үзе белән ала. Күзләрендә өмет. Балабызны аякка бастырасы, тулы тормыш белән яшәтәсе килә, бу — иң зур хыялыбыз, — ди әнисе Алсу.

Эльвира МОЗАФФАРОВА.



ДАНИЯРГА ЯРДӘМ ИТӘРГӘ ТЕЛӘҮЧЕЛӘР ӨЧЕН:
“Сбербанк” картасы: 4276 6200 3782 4905
“Ак Барс” картасы: 5209 3512 3071 5083 (А.М.Мөхетдинова)

Чыганак: "ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала авырый ярдәм кирәк