Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Урман бете тешләсә...

Урман бете тешләсә нишләргә? Иң беренче чиратта үзбелдеклелек белән шөгыльләнмәскә. Талпаннар инфекцион чирләрне күчереп йөртәләр.

Талпаннарның активлык сезоны башланды. Интернет чыганаклардан күренгәнчә, урман бете тешләүдән зыян күрүче Россиялеләрнең саны инде мең ярымнан арткан.

Урман бете тешләсә нишләргә? Иң беренче чиратта үзбелдеклелек белән шөгыльләнмәскә. Талпаннар инфекцион чирләрне күчереп йөртәләр. Мәсәлән, паразит тешләүдән кеше талпан энцефалиты, боррелиоз яки күпсанлы таплы талпан чабыткылары белән авырый ала. Бик күпләр талпанны тиз генә тартып чыгарам дип үзенә-үзе зыян сала. Тартып чыгарганда талпанның башы өзелә, һәм инфекция күчә.

Инфекциянең инкубацион дип аталган вакыты җидедән алып 30 көнгә кадәр барырга мөмкин. Талпан энцефалиты еш кына температураның 39-40 градуска күтәрелүе һәм туңып калтыраудан башлана. Табиблар сүзләренә караганда, авыру яктылыктан курку, күз алмасының авыртуы, йотканда тамакның авыртуы яки мускулларның сызлавында чагылырга мөмкин.

Вакытында табылмаган талпан энцефалиты үзәк нерв системасының зарарлануына, паралич һәм хәтта үлемгә дә китерә. Шуңа да үзбелдеклелек белән шөгыльләнмәгез. Табибларга мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе