Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Узган тәүлектә 33 кеше COVID-19 йоктырган, 30 кеше терелгән

Бүген 20 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 13 кеше өйләрендә дәвалана.

Бүген Татарстанда 33 яңа COVID-19 очрагы расланган, шуларның 2се – читтән кертелгән, 31е – элемтә элемтә юлы белән дип хәбәр  итә республика короновируска каршы көрәш штабы. 20 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 13 кеше өйләрендә дәвалана.

Урта яшьтәге кешеләр күбрәк авырта, бүген 30 яшьтән 50 яшькә кадәр -11 кеше, алардан аз гына калыша өлкән буын: 50 яшьтән 60 яшькә кадәр - 8, 60тан 70кә кадәр - 6, 70тән 80гә кадәр - 4, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр һәм балигъ булмаган икешәр кеше яңа таҗлы вирус йоктырганы билгеле.

Казанда - 18 кеше авырый, Яр Чаллы, Арча, Югары Ослан һәм Тукай районнарында икешәр, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Сарманда берәр кешедә короновирус табылган.

27 июльгә Татарстанда барлыгы 5469 COVID-19 очрагы теркәлгән, 4324 кеше, шул исәптән 30ы узган тәүлектә терелгән.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус covid-19 яңа таҗлы вирус