Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Узган тәүлектә 54 кеше короновирус йоктырган, 27 кеше терелгән

Бүген Татарстанда 54 яңа COVID-19 инфекциясен йоктыру очрагы ачыкланган, барысы да элемтә юлы белән икәне дә расланган.

15 кеше хәлләре җитди булу сәбәпле хастаханәгә урнаштырылды, 39 кеше өйдә дәвалана.

Бүгенгә күңелне иң борчыганы балигъ булмаган балалар арасында коронавирус йоктыручыларның артып китүе - узган тәүлектә ул сан  җидегә җиткән. Урта яшьләрдәгеләр һәрвакыттагыча күпчелекне тәшкил итеп 30 яшьтән - 50 яшькә кадәр кешеләр арасында - 16, 50 яшьтән 60 яшькә кадргеләр арасында - 15, 18 яшьтән 30 яшькә кадәргеләр арасында 6 һәм 60-80 яшьлекләр арасында - 5 кешедә яңа таҗлы вирус табылган.

Авыручылар саны Казанда иң күбе -29, Яр Чаллыда -11, Чүпрәледә - 4, Яшел Үзәндә - 3, Әлки, Апас, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Түбән Кама, Тукай районнарында берәр очрак теркәлгән.

Барлыгы 7 июньгә Татарстанда 3558 кешедә COVID-19 вирусы ачыкланган. Тәүлек эчендә 27 кеше терелгән.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус