Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Узган тәүлектә 99 татарстанлы коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 43,6 мең очрагы ачыкланган, 36,8 мең кеше терелгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 99 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән, дип хәбәр итә.

Шулай ук «38 кеше хастаханәләргә озатылган, 61 кеше өйләрендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – 61, Чаллы шәһәре һәм Теләче районында – бишәр, Бөгелмә, Яшел Үзән һәм Лаеш районнарында дүртәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 43,6 мең очрагы теркәлгән, 36,8 мең кеше терелгән.

Узган тәүлектә Татарстанда биш кеше (1938 елгы хатын-кыз һәм 1941, 1950, 1953, 1971 елгы ир-атлар) коронавирус корбаны булган.

Республикада барлыгы 2,3 миллионга якын кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. 1,8 миллионы икенче дозаны да алган. 139,8 мең кеше кабат вакцинация узган.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид