Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Узган тәүлектә Балтачта 1 яңа ковид-19 очрагы ачыкланган

13 кеше хастаханәләргә салынган, 23 кеше өйләрендә дәвалана.

Татарстанда 36 COVID-19 очрагы теркәлгән, шуның 1се генә читтән кертелгән, калган 35е элемтә юлы белән йоктырылган. 13 кеше хастаханәләргә салынган, 23 кеше өйләрендә дәвалана, дип хәбәр итә сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Авыртучылар гадәттәгечә Казанда күп (12 кеше), Яр Чаллыда кискен үсеш күзәтелә анда узган тәүлектә 11 очрак теркәлгән. Түбән Кама районында - 4, Лаеш районында - 3, Нурлатта - 2,  Азнакай, Алабуга, Тукай районнарында һәм Балтачыбызда берәр очрак теркәлгән

1 апрельгә Татарстанда  барлыгы 19 456 COVID-19 очрагы теркәлгән,  16 419 кеше, шул исәптән узган тәүлектә 97 кеше сәламәтләнгән.

Барлыгы 137 627 кешегә вакцинация ясалган (тәүлек эчендә үсеш 4 143), шулардан 91 919ы икенче прививка алган.

Исегезгә төшерәбез, вакциналауга язылуның 5 ысулы бар:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша,
2. ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша,
3. бердәм 122 номерына шалтыратып,
4. КФҮ (МФЦ)га мөрәҗәгать итеп,
5. поликлиникагашалтыратып.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19