Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Узган тәүлектә Балтачта 2 кешедә коронавирус табылган

Татарстанда бүген табиблар 32 кешедә COVID-19 инфекциясен тапканнар.

Вирус йоктырган 32 кешенең 8е хастаханәләргә урнаштырылган, 24е өйдә дәвалана һәм әйтергә кирәк, барысы да элемтә юлы белән йоктырылган.

Яшь төркемнәре буенча карасак, 30 яшьтән 50 яшькә кадәр һәм 50 яшьтән 60 яшькә кадәр 11әр кеше, 18дән 30 га кадәр, 60тан 80гә кадәр өчәр кеше һәм 18 яшькә кадәр - 1 кеше авыруы билгеле.

Казанда бүгенгә яңа таҗлы вирус йоктыручылар саны - 20, күршебез Кукмарада кисәк артып биш кеше тәшкил итә, Яшел Үзән, Биектау һәм Балтачыбызда икешәр, Сабада бер кеше әлеге чирдән интегә.

Барлыгы 15 июльгә Татарстанда 5093 COVID-19 очрагы теркәлгән, 3948 кеше, шул исәптән 32се узган тәүлектә терелгән.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус covid-19 яңа таҗлы вирус