Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Узган тәүлектә Балтачта 5 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда 50 COVID-19 яңа очрагы теркәлгән һәм алар барысы да элемтә юлы белән йоктырылган.

Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә 50 кеше элемтә юлы белән коронавирус йоктырган, алардан 16 кеше хастаханәләргә урнаштырылган, 34 кеше өйләрендә дәвалана.

Авыртучылар санына күз салсак Казан шәһәреннән генә калышып (анда 13 кеше авырый),  Яр Чаллы белән беррәттән Балтачыбызда 5 очрак ачыкланган. Димәк нәтиҗәләр ясарга, шәхси саклык чараларын көчәйтергә кирәк.

Нурлатта - 7, Кама Тамагында - 3, Менделевск, Арча, Тәтештә икешәр, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Яңа Чишмә, Питрәч, Саба һәм Тукай районнарында берәр очрак исәпләнә. Барлыгы 19 муниципаль берәмлек.

4 нче августка Татарстанда барлыгы 24 131 COVID-19 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле барлыгы 21 391 кеше, шул исәптән 52се узган тәүлектә ковидтан терелгән. Бу чорда 847 058 кешегә вакцина ясалган (үсеш – 10 230), шуларның 639 629ы икенче прививканы да ясаткан.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19