Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

⚡Узган тәүлектә Балтачта бер кешедә коронавирус табылган

Узган тәүлектә Татарстанда 83 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, шуларның 2се – читтән кертелгән, 81е – элемтә юлы белән йоктырылган.

Татарстан республикасы коронавируска каршы көрәш штабы мәгълүматында узган тәүлектә Татарстанда 83 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, шуларның 2се – читтән кертелгән, 81е – элемтә юлы белән йоктырылган диелә. Авыручыларның 70е чирне җиңелчә формада кичергәнлектән өйләрендә дәваланалар, ә калган 13е хастаханәләргә урнаштырылган.

Авыртучылар арасында күпчелекне 30 яшьтән 50 яшькә кадәр кешеләр тәшкил итә (29), 60 яшьтән 70 яшькә кадәр - 16, 50дән 60ка кадәр - 13, 18дән 30га кадәр һәм 80нән 90га кадәр - сигезәр, 70тән 80гә кадәр - 6 һәм 18 яшькә кадәр 3 балада яңа таҗлы вирус табылган.

Казанда – 64, Яр Чаллы, Буа районы, Яшел Үзән һәм Түбән Камада – 3әр, Әлмәт, Бөгелмәдә – 2шәр, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Балтачыбызда берәр очрак теркәлгән

Пандемия башыннан бүгенгәчә Татарстанда 10 083 COVID-19 очрагы теркәлгән, 8820 кеше, шул исәптән 77се узган тәүлек эчендә сәламәтләнгән.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19