Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

⚡⚡⚡Узган тәүлектә Балтачта ике кешедә коронавирус тапканнар

Ковид йоктырган 25 кеше хастаханәләргә озатылган.

Татарстанда соңгы тәүлектә 56 кеше коронавирус йоктырган, 25 кеше хастаханәләргә озатылган, 31е өйләрендә дәвалана, барлык яңа очраклар да авырулар белән аралашу нәтиҗәсе, диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Иң күп чирләүчеләр 30дан 50 яшькә кадәргеләр (16 кеше) һәм 60тан 70 яшькә кадәргеләр (15 кеше) арасында күзәтелә.

Иң күп авыртучылар Казанда - 26, Чаллыда - 7, Яшел Үзән районында алты кеше. Әлмәт Түбән Кама районнарында һәм Балтачыбызда икешәр кеше чир йоктырган. Әгерҗе, Буа, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Кама Тамагы, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим һәм Питрәч районнарында берәр очрак теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле республикада барлыгы Covid-19 инфекциясенең 17,7 мең очрагы теркәлгән, 14,2 мең кеше, шул исәптән 13е соңгы тәүлектә терелгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19