Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

⚡Узган тәүлектә Балтачта коронавирус белән вәзгыять нинди?..

Татарстанда коронвирус йоктыруның 55 яңа очрагы теркәлгән.

Татарстан республикасы коронавируска каршы көрәш штабы мәгълүматында узган тәүлектә Татарстанда 55 кеше яңа таҗлы вирус йоктырган диелә. Авыручыларның 34 симптомнарсыз гына яисә чирне җиңелчә формада кичергәнлектән өйләрендә дәваланалар, ә калган 21е хастаханәләргә урнаштырылган. Вирус йоктыручыларның 4се читтән алып кайткан, 51 авыручылар белән элемтәдә булучылар.

Авыручылар яшьләре буенча түбәдәгечә бүленә:

18 яшькә кадәр – 4
18дән 30га кадәр – 2
30дан 50гә кадәр – 18
50дән 60ка кадәр – 12
60тан 70кә кадәр – 12
70тән 80гә кадәр – 4
80нән 90га кадәр – 3.

Яшәү урыннары буенча:

Казан – 20
Яр Чаллы – 5
Лениногорск – 1
Саба – 1
Ар – 1
Тәтеш – 3
Буа – 4
Яшел Үзән – 2
Чүпрәле – 2
Биектау – 1
Әлмәт – 11
Түбән кама – 3
Аксубай – 1

Биш кеше савыгып хастаханәләрдән чыгарылган, ә республикада гомуми савыгучылар саны - 83.

Шөкер, узган тәүлектә Балтачта короновирус йоктыручылар теркәлмәгән, әмма бу иркенәергә сәбәп түгел. Сакланганны саклармын дигән, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус