Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

⚡Узган тәүлектә Балтачта коронавирус йоктыручылар саны 5кә җиткән

Татарстан Республикасы короновируска каршы көрәш штабы хәбәр итүенчә узган тәүлектә коронавирус йоктыручылар саны 71гә җиткән.

Татарстанда  узган тәүлектә COVID-19 вирусын 71 кеше йоктырган. Шуларның 10 очрагы читтән кайтучылар, калганнары авыртучылар белән элемтәтәдә булучылар.

Авыручыларның халәтен бәяләгәннән соң 11 пациент хастаханәләргә урнаштырылган, калган 60ы симптомсыз яисә җиңелчә авыртучылар өйләрендә амбулатор формада дәваланалар.

Авыручылар яшьләре буенча түбәдәгечә бүленә:

18 яшькә кадәр – 4
18дән 30га кадәр – 4
30дан 50гә кадәр – 21
50дән 60ка кадәр – 18
60тан 70кә кадәр – 17
70тән 80гә кадәр – 4
80нән 90га кадәр – 3.

Яшәү рыннары буенча:⠀
Казан – 38
Яр Чаллы – 4
Арча – 2
Балтач – 5
Буа – 1
Биектау – 2
Алабуга – 1
Лаеш – 3
Түбән Кама – 7
Яңа Чишмә – 1
Питрәч – 3
Саба – 2
Сарман – 1
Чистай – 1

3 кеше савыгып хастаханәләрдән өйләренә җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус