Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Узган тәүлектә Балтачта тагын бер кешедә COVID-19 диагнозы расланган

Узган тәүлектә Татарстанда 39 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, ни кызганыч, шуның берсе Балтачта.

Татарстанда 39 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, шуларның берсе – читтән кертелгән, 38е элемтә юлы белән йоктырылган дип  хәбәр итә Республика коронавируска каршы көрәш штабы. Шулардан 5 кеше хастаханәгә салынган, 34 кеше өйдә дәвалана.

Иң күп авыручылар төркемен урта яшьләрдәгеләр - иң күп аралашучылар тулыландыра, 30 яшьтән 50 яшькә кадәр 18 кеше короновирус йоктыруы ачыкланган. Аннан кала 60-70 яшьләрдәге өлкәннәр - кичә 9 кешедә әлеге чир расланган. Вирус яшен дә картында аямый, саклык чараларын барыбызга да катгый үтәргә кирәк

Авырручылар географиясенә килсәк, күпчелекне табигый ки Казан шәһәре тәшкил итә - 20, Югары Осланда - 5, Яр Чаллыда - 4, Түбән Кама һәм Әтнәдә өчәр, Биектауда - 2, Зәйдә һәм Балтачыбызда берәр яңа таҗлы вирус йоктыручы теркәлгән.

17 октябрьгә Татарстанда  барлыгы 7770 COVID-19 очрагы теркәлгән, 6702 кеше, шул исәптән 50се узган тәүлек эчендә савыккан.

Тагын бер карт искәртеп узам - вирус бер кемне дә аямый, берүк, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэр 3 кешедэ ковид,больницага барсан кире борып кайтаралар

    Теги: коронавирус covid-19 ковид-19