Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Узган тәүлектә Балтачта тагын бер кешедә коронавирус тапканнар

Татарстанда бүгенгә 62 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, шуларның 2се – читтән кертелгән, 60ы элемтә юлы белән йкотырылгын.

4 кеше хастаханәгә салынган, 58 кеше өйләрендә дәвалана, дип хәбәр итә республика коронавируска каршы көрәш штабы.

Яшь төркемнәре буенча карасак, 30 яшьтән 50 яшькә кадәр - 28, 60 яшьтән 70 яшькә кадәр - 10, 50дән 60 кадәр - 9, 18дән 30 га кадәр - 8, 70тән 80гә кадәр - 4, 18 яшькә кадәр - 2 һәм  80-90 яшь арлыгында бер кешенең ковид-19 йоктыруы билгеле.

Казанда – 48, Биектауда – 3 Нурлатта һәм Чүпрәледә – 2шәр, Яр Чаллы, Әлмәт, Кама Тамагы, Лениногорск, якын күршеләребез Арча, Сабада һәм Балтачыбызда берәр кеше әлеге чирдән интегә.

16 ноябрьгә Татарстанда барлыгы 9305 COVID-19 очрагы теркәлгән, 8174 кеше, шул исәптән 46сы – узган тәүлектә терелгән.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, маскаларыгызны кия күрегез, сәламәт булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19