Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Узган тәүлектә Балтачта тагын бер кешедә короновирус табылган

Татарстанда коронавирус инфекциясе тарала башлаганнан бирле 9 мең 556 кеше авырган.

Бүгенгә Татарстанда 67 кеше коронавирус йоктырган, пандемия башлаганнан бирле республикада 9 мең 556 кеше авырган.

Бүгенгә теркәлгән авыручыларның 5есе генә читтән кертелгән, калган 62се авыручылар белән аралашу нәтиҗәсе, уйланырлык урын бар... 67 кешенең 7се хастаханәләргә урнаштырылган, калган 60 кеше өйләрендә дәвалана.

Игътибар итсәгез, соңгы вакытта өлкәннәр арасында авыртучылар артып китте. Бүгенгә мәсәлән 26 авыручы  30 яшьтән 50 яшьлекләргә туры килсә, 35е - 50 яшьтән 80 яшьлек ватандашларыбызга туры килә.

Ни кызганыч, Балтачта тагын бер кешедә ковид-19 ачыкланган, райондашыбызга исән-сау терелергә насыйп булсын.

Гомумән, 20 ноябрьгә Татарстанда 9556 COVID-19 очрагы теркәлгән, 8373 кеше, шул исәптән 55е узган тәүлектә сәламәтләнгән.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Фото: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус