Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Узган тәүлектә Балтачта яңадан бер коронавирус очрагы расланган

Татарстанда 85 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, шуларның 1се читтән кертелгән, 84е – элемтә юлы белән йоктырылган.

21 кеше хастаханәгә салынган, 64 кеше өйдә дәвалана.

Иң күп авыручылар  булып элеккечә урта яшьләрдәгеләр тора - 30 кеше, алардан калышып 60 яшьтән алып 70 яшькә кадәр өлкәннәр, бүгенгә 20 кеше ковид-19 йоктырган. 70тән 80гә кадәр - 11кеше, 50дән 60ка кадәр - 8, 80-90 - 5 һәм 18 яшькә кадәр 3 балада әлеге чирне тапканнар.

19 муниципаль берәмлектә Covid-19 очрагы ачыкланган, иң күбе Казанда – 39, аннан кала Яр Чаллыда – 9, Түбән Камада – 5, Биектауда – 4, Буа районы, Яшел Үзән, Питрәч һәм Тәтештә – өчәр, Бөгелмә, Алабуга, Лаеш, Саба, Чистайда икешәр, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Апас, Мамадыш һәм Балтачыбызда берәр кешегә ковид-19 коронавирусы диагнозы куелган.

26 гыйнварга Татарстанда барлыгы 15 623 COVID-19 очрагы теркәлгән, 12 040 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 90ы узган тәүлектә.

"Спутник V" вакөинасы белән -11 384 кеше вакциналанлган, шуларның икенче дозасын 2016 кеше ясаткан.

Барлыгы 13 442 доза вакцина кайтарылган, шуның 84,7%ы файдаланылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19