Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Узган тәүлектә коронавирус йоктырган 13 кеше хастаханәләргә салынган

Татарстанда бүген 42 кешедә COVID-19 инфекциясен йоктыруның яңа очрагы расланган, шуларның берсе генә читтән кертелгән.

Кырык ике авыруның 13е, хәлләре авыр булу сәбәпле, хастаханәләргә салынган, 29 кеше өйдә дәвалана. Барлыгы 29 июньгә Татарстанда 4514 COVID-19 очрагы теркәлгән, 3362 кеше сәламәтләнгән, шуларның 53 е - узган тәүлектә. 1137 кеше дәвалануга мохтаҗ.

Вирус йоктыручылар Казанда - 20, Яр Чаллыда - 7, Нурлатта - 3, Түбән Кама, Лаеш, Биектауда икешәр, Яшел Үзән, Аксубай, Югары Ослан, Кайбыч, Балык Бистәсе һәм Арчада берәр кеше исәпләнә.

Коронавирус йоктыручыларның яшенә килсәк күпчелекне 30 яшьтән 70 яшькә кадәр ватандашларыбыз тәшкил итә: 30 яшьтән 50 яшькә кадәр -13, 60тан 70кә кадәр - 12, 50 яшьтән 60 яшькә кадәр 10 кешедә табиблар COVID-19 тапканнар.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус