Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Узган тәүлектә өлкән буын кешеләре арасында коронавирус йоктыру очрагы арткан

Татарстанда бүген 43 яңа COVID-19 йоктыру очрагы расланган.

Шуларның 1се читтән кертелгән, калганнары – элемтә юлы белән. 18 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 25 кеше өйдә дәвалана. Нәтиҗәдә, 16 июньгә барлыгы Татарстанда 4001 кешедә коронавирус табылган, 2835 кеше, шул исәптән 11е узган тәүлектә терелгән,  1155 кеше әлегә дәвалана, дип хәбәр итә республика короновируска каршы көрәш штабы.

Яшь төркемнәре буенча карасак 30 яшьтән 50 яшькә кадәр кешеләр - 10, 50дән 60ка кадәр - 9, 60тан 70кә кадәр - 9, 80нән 90 га кадәр өлкннәр арасында авыручылар саны 6га җиткән, 70тән 80гә кадәр - 4, 18дән 30га кадәр 3, 90 яшьтән өлкәнрәк 2 кеше яңа таҗлы вирусны йоктырган.

Ниһаять Казанда да авыручылар саны кими башлады, анда бүгенгә 19, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Биектауда – 4, Түбән Камада – 3, Актаныш, Лаеш, Лениногрскида икешәр, Питрәч, күрше Теләче һәм Кукмара районнарында берәр очрак теркәлгән. Шөкер Балтачыбызда авыручылар табылмаган.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус