Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Узган тәүлектә тагын 45 татарстанлы коронавирус инфекциясе йоктырган

22 кеше хастаханәләргә озатылган, 23е өйләрендә табиблар күзәтүе астында дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 45 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. 22 кеше хастаханәләргә озатылган, 23е өйләрендә табиблар күзәтүе астында дәвалана  дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Казанда — 25, Чаллыда 5, Әлмәттә - 3, Буа һәм Яшел Үзәндә икешәр, Әлки, Биектау, Зәй, Лаеш, Түбән Кама, Балык бистәсе, Теләче һәм Саба районнарында берәр очрак ачыкланган. Исемлектән күренгәнчә узган тәүлектә коронавирус инфекциясе 13 муниципаль берәмлектә теркәлгән.

Пандемия башланганнан алып республикада барлыгы коронавирус инфекциясенең 19 066 очрагы ачыкланган, 15 796 кеше, шуларның алтысы  узган тәүлектә савыккан.

Фото: баш мөхәррир.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19