Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Узган тәүлектә тагын 65 кешедә коронавирус тапканнар

Узган тәүлектә 5 283 татарстанлы Covid-19 инфекциясеннән вакцина ясаткан.

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 65 яңа очрагы ачыкланган, шуның берсе читтән кертелгән, калганнары аралашу юлы белән йоктырылган.

«21 кеше хастаханәләргә салынган, 44 кеше өйләрендә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Бүгенгә чир йоктыручыларның күбесе 30дан 50 яшькә кадәр кешеләргә туры килә – 22 яңа очрак. 60 яшьтән 70 яшькә кадәрг – 18, 18дән 30га кадәр – 8, 50дән 60 яшькә кадәр кешеләр арасында 7 очрак теркәлгән. 70-80 яшьтәге - 5, 80-90 – 4 һәм балигъ булмаган бер бала йоктырган.

65 кешенең 37се Казанда, тугызы Яшел Үзән районында, Нурлатта 5 яңа очрак теркәлгән. Барлыгы 13 муниципаль берәмлектә инфекция йоктыручылар  ачыкланган.

Пандемия башланганнан бирле «коронавирус инфекциясе» диагнозы 17367 пациентка куелган. Бу вакыт эчендә 13874 авыру, шул исәптән 92 кеше узган тәүлектә сәламәтләнгән.

Covid-19 инфекциясеннән 53 487 кеше вакцинация узган (+5 283), шулардан 9 455 кеше икенче прививканы да ясаткан.


 Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19