Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Узган тәүлектә Татарстанда 1241 коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән

230 кеше хастаханәләргә салынган, 1011 кеше өйләрендә дәвалана.

"Узган тәүлектә Татарстанда 1241 яңа Covid-19 йоктыру очрагы теркәлгән, шуларның 2се читтән кертелгән, 216сы 18 яшькә кадәрге балалар, диелә Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Ведомство хәбәреннән, 230 кешенең  хастаханәләгә урнаштырылуы, калган 1011 кешенең өйләрендә дәвалануы мәгълүм.

Авыручылар республиканың 37 муниципаль берәмлегендә теркәлгән. Казанда - 630, Яр Чаллыда - 187, Зәйдә - 82, Алабугада - 50, Алексеевскида - 44, Яшел Үзәндә - 33, Актанышта - 30, Түбән Кама һәм Апаста - 29 авыртучы ачыкланган (бу иң зур саннар). Якын-тирә күршеләргә күз салсак, Кукмарада - 5, Теләчедә - 4, Арчада - 3, Сабада -1 очрак теркәлгән. Шөкер, Балтачта бу арада ковид йоктыручылар кимеде, кичәге статистик мәгълүматлар буенча - 2, бүген бер коронавирус йоктыручы исәпләнә.

8 февральгә Татарстанда барлыгы 57 250 COVID-19 очрагы теркәлгән, 1633 үлем очрагы, шуларның алтысы узган тәүлек эчендә расланган (1940 елгы ир-ат, 1932, 1937, 1946, 1944, 1955 елгы хатын-кызлар), 41 024 кеше, шул исәптән 565е узган тәүлектә терелгән.

Вакцина ясатучыларның гомуми саны 2 420 812 кешегә җиткән (үсеш 4 400), шуларның 1 894 126 сы икенче прививканы да кадаткан,  205 835 кеше кабат вакциналау узган.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус