Узган тәүлектә Татарстанда 248 кеше коронавирус йоктырган
Балтачта тагын бер кешедә коронавирус тапканнар.
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 248 яңа очрагы теркәлгән. Барлык пациентлар да чирне авыру кеше белән аралашканда эләктергән.
«94 кеше хастаханәгә салынган, 154 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Чир йоктыручыларның күбесе (118 очрак) Казанга туры килә, аннары — Чаллы (24 кеше) һәм Яшел Үзән (21 очрак). Узган тәүлектә Чистайда 9 кеше, Түбән Камада 8 кеше, Кукмарада 6 кеше коронавиурс белән авырган.
Лаеш, Питрәч һәм Тукай районнарында бишәр кеше, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Нурлатта дүртәр кеше чир йоктырган. Моннан тыш, Алексеевск, Кайбыч, Мөслим, Саба районнарында ковид йоктыруның өчәр, ә Әгерҗе, Биектау, Зәй, Лениногорск, Тәтештә икешәр очрагы расланган. Азнакай, Арча, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Менделеевск, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе һәм Сарманда берәр кеше коронавирус белән авырган.
Шулай итеп, пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 37 811 тапкыр куелган. Татарстанда 34 148 кеше (узган тәүлектә — 58 кеше) коронавирустан терелгән.
Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2 020 862 кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 1 544 875 кеше вакцинаның икенче компонентын да ясаткан
Чыганак: ТИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев