Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Узган тәүлектә Татарстанда 3 меңгә якын кеше коронавирус йоктырган

22 февральгә мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан бирле республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 100695 тапкыр куелган.

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясен йоктыруның 2951 яңа очрагы теркәлгән. Бу күрсәткеч кичәгедән кимрәк, кичә 3159 кеше ковид йоктыруы ачыкланган иде.

«219 кеше хастаханәгә салынган. Коронавирус белән авыручылар арасында 442 кешегә 18 яшь тә тулмаган», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Коронавирус инфекциясе йоктыручылар төбәкнең 45 муниципалитетында да ачыкланган. Иң күп авыру очраклары Казанда теркәлгән, анда 1414 кеше ковид йоктырган. Чаллыда шундый 249, Балтачта 17 очрак теркәлгән.

Шулай итеп, 22 февральгә булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан бирле республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 100695 тапкыр куелган. Татарстанда 65 459 кеше (узган тәүлектә — 3280 кеше) коронавирустан терелгән.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2 455 798 кеше коронавирустан вакцинация узган, ә бер көндә 1674 кеше ковидка каршы прививка ясаткан. Республикада яшәүче 1 925 600 кеше вакцинаның ике дозасын да алган, 238 652 кеше ревакцинация узган.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус