Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Узган тәүлектә Татарстанда 42 кеше коронавирус йоктырган

17 пациент хастаханәләрдә, 25 кеше өйләрендә дәвалана.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 42 яңа очрагы ачыкланган. Дүрт кеше авыруны читтә, ә 38 кеше аралашу юлы белән йоктырган, дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгы.

«17 пациент хастаханәләрдә, 25 кеше өйләрендә дәвалана», — диделәр ведомствода.

Авыручыларның иң күбе Казанда теркәлгән, монда 15 кеше авырый. Чаллыда 11 кеше вирус йоктырган. Шулай ук республиканың 12 муниципалитетында да коронавирус йоктыру очраклары булган. Шөкер, Балтачта юк.

Пандемия башланганнан бирле, республикада коронавирусның 22 680 очрагы теркәлгән. 20 329 кеше терелгән, шул исәптән узган тәүлектә 20 пациент дәваланып беткән.

Татарстанда яшәүче 588 060 кеше ковидка каршы вакцина ясаткан. 407 548 кеше прививканың икенче дозасын да алган. Вакцина ясатучылар саны бер тәүлектә 5 713 кешегә арткан. 

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19