Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Узган тәүлектә Татарстанда 48 кеше коронавирус йоктырган

24 кеше хастаханәләргә урнаштырылган, 24 кеше өйләрендә табиблар күзәтүе астында дәвалана.

Теркәлгән 48 яңа COVID-19 очракларының барысы да элемтә юлы белән йоктырылган. 24 кеше хастаханәләргә урнаштырылган, 24 кеше өйләрендә табиблар күзәтүе астында дәвалана.

Иң күп авыртучылар, гадәттәгечә Казанда (19 кеше) һәм Яр Чаллыда (13 кеше). Әлмәттә һәм Менделеевскта өчәр, Яшел Үзәндә - 2, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Кама Тамагы, Түбән Кама, Питрәч, Тукай һәм Ютазы районнарында берәр очрак теркәлгән. Шулай итеп барлыгы 13 муниципаль бермлектә ковид-19 очраклары расланган.

20 мартка Татарстанда  барлыгы 18 975 COVID-19 очрагы теркәлгән, 15 769 кеше, шул исәптән 57се-узган тәүлектә терелгән.

Барлыгы 111 869 кешегә вакцина ясаткан (тәүлек эчендә үсеш 1709), шуларның 69 422 се икенче прививканы да кадаткан.

Вакцинациналауга язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша.
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша.
3. Бердәм 122 номеры аша.
4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп.
5. Элемтә телефоннары буенча поликлиникага шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19