Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Узган тәүлектә Татарстанда 57 кеше коронавирус йоктырган

«26 кеше хастаханәгә озатылган, 31 кеше өйдә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Татарстанда узган тәүлектә 57 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган, 28 кеше авырып терелгән. Вирусны биш кеше республикадан читтә йоктырган, 52 кеше авыру кеше белән аралашканда эләктергән, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

«26 кеше хастаханәгә озатылган, 31 кеше өйдә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

57 очракның 29ы Казанда теркәлгән, бишесе Чистай, Лаеш районнарында, дүртесе Чаллыда. Нурлат районында өч кеше авыру йоктырган, икешәр кеше Яңа Чишмә, Тукай, Спас районнарында. Апас, Бөгелмә, Буа, Яшел Үзән һәм Кукмарада берәр очрак теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле республикада 26 999 кешедә коронавирус ачыкланган, шуның 23 191е терелгән. Узган тәүлек эчендә 28 кешенең тест нәтиҗәләре тискәре булган.

Вакцинациядә 1 081 724 татарстанлы катнашкан, 947 523 кеше тулы вакцинация курсын үткән.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус