Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Узган тәүлектә Татарстанда 71 кеше коронавирус йоктырган

30 кеше хастаханәләрдә, 41 кеше өйләрендә дәвалана

Бүгенгә Татарстанда коронавирус йоктыруның 71 яңа очрагы ачыкланган. Аның дүртесе читтән кертелгән, 67 очрагы авыру кешеләр белән аралашунәтиҗәсе. 30 кеше хастаханәләрдә, 41 кеше өйләрендә дәваланачак», — дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Авыручылар арасында балигъ булмаган ике бала да бар. 60 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге төркемгә керүчеләр арасында чир йоктыручылар бигрәк тә күп (26 кеше) теркәлгән. Шөкер, урта яшьләрдәгеләр арасында ковид белән чирләүчеләр саны кими башлады.

Казанда 30 кеше, Чаллыда 11 кеше, Буа районында 6 кеше, Актаныш, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Камада өчәр кеше, Нурлатта һәм Питрәчтә икешәр, Әтнә, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Зәй, Балык Бистәсе, Тукай районнарында берәр кеше яңа таҗлы вирус йоктырган. Балтачта соңгы ике тәүлектә күзәтелми, шулай гына була күрсен инде алга таба да.

Бүгенгә Татарстанда барлыгы 17 167 кеше ковид йоктырган. Бу чорда 13695 кеше, шул исәптән узган тәүлектә 13 кеше терелгән.

Республика буенча 43 102 кеше прививка ясаткан, 8 839 кеше икенче дозаны да кадаткан. Прививка ясатучылар бер тәүлектә 2 279 кешегә арткан.

Вакцинаның 81 122 доза комплектының 53,1 проценты кулланылган.

Прививка ясату өчен 5 ысул белән язылырга була:

  • Россия Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы,
  • Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
  • 122 бердәм номеры,
  • күпфункцияле үзәк аша,
  • поликлиникага шалтыратып язылырга була.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус covid-19 ковид-19