Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инйекциясе 84 кешедә ачыкланган

Авыруларның 18е хастаханәгә урнаштырылган, калганнары өйдә табиблар кхзәтүе астында дәвалана.

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы ачыкланган. Инфекциянең биш очрагы читтән кертелүен, калган 79ы элемтә юлы белән йоктырылуын ассызыклады Лилия Галимова.

Унсигез кеше хастаханәләргә салынган, 66 кеше авыруның җиңел яки симптомсыз формасы белән өйдә амбулатор дәвалана.

Бүгенгә аыручылар 35 кеше — 30дан 50 яшькә кадәргеләр, 18 яшьтән 30 яшькәчә 16 кеше, 15 кеше — 50дән 60 яшькә кадәр. 12 кеше — 60тан 70 яшькә кадәр, дүртесе — 70тән 80 яшькә кадәрге кешеләр һәм икесе — 80нән 90 яшькә кадәрге өлкәннәр. Вирус йоктыручылар арасында 18 яшькә кадәр балаларныә булмавы сйендерә.

Гадәттәгечә иң күп авыручылар Казанда — 60 кеше, Яшел Үзән районында алты, өч очрак Лаеш районында, икешәр очрак Чаллыда, Буа, Биектау һәм Тукай районнарында ачыкланган. Апас, Чүпрәле, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Саба һәм Спас районнарында берәр яңа очрак расланган. Шәкер безнең райода яңа авыручылар табылмаган.

17 майга Татарстанда пандемия башыннан бирле барлыгы 2232, бүгенгә 84 Covid-19 инфекциясен йоктыру очрагы ачыкланган. Барлык терелгән пациентлар саны 1173, соңгы тәүлектә 65 кеше сәламәтләнгән.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус covid-19