Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 53 яңа очрагы теркәлгән

Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанда булуы ачыкланган.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 53 яңа очрагы ачыкланган, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сигез кеше хастаханәгә озатылган, 45 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (23 кеше) аралыгында ачыкланган, берсе — 18 яшьтән кечерәк.

Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан шәһәре (40 очрак) әйдәп бара. Яшел Үзән районында — дүрт, Чаллыда — өч, Югары Ослан, Чүпрәле, Лаеш, Питрәч, Саба һәм Сарман районнарында берәр очрак ачыкланган. Шөкер, бүгенгә Балтачтан авыртучылар ачыкланмаган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 8,5 меңнән артык очрагы теркәлгән, 7,6 меңнән артык кеше (шуларның 32се — узган тәүлектә) терелгән.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19