Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны 3159га җиткән

Балтачта 28 ковид-19 йоктыру очрагы теркәлгән.

Татарстанда тәүлек эчендә covid-19 инфекциясен йоктырган 3159 авыру теркәлгән. Шул исәптән 359ы 18 яшькә кадәрге балалар, 293 кеше хастаханәләргә урнаштырылды, диелә Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Ковид йоктыручылар республиканың 44 муниципаль берәмлегендә ачыкланган. Башкалабыз Казанда 1132 кеше авырый. Районыбызда - 28, ут күршеләребез Арчада - 26, Сабада - 20, Кукмарада биш кешедә әлеге чирне тапканнар. Димәк, каядыр җыенганчы, ахыры күңелсез тәмамланмасын өчен, башта алдын-артын яхшылап уйларга кирәк.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус