Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусны 75 кеше йоктырган

Татарстан Президенты матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова, көндәлек брифингта кичәге антирекордның үзгәрүен җиткерде, бүгенгә Республикада 75 кеше яңа таҗлы вирусын йоктырган.

Әлеге күрсәткечне Республика буенча абсолют антирекод дип атыйлар кайбер басмалар. Тик, шулай микән соң?..  Әлбәттә шулай гына була күрсен, бүтән югарыга үрмәләмәсен иде инде бу күрсәткеч... 75  авыручының 8е читтән кергән, 67 се алар белән якын элемтәдә булучылар дип белдерелә рәсми игъланда. Авыруларның 28е хастаханәләргә урнаштырылган, калган 47ы өй шартларында дәваланалар.

Авыручылар яшь төркемнәре буенча:

18 яшькә кадәр – 12
18дән 30га кадәр – 8
30дан 50гә кадәр – 33
50дән 60ка кадәр – 13
60тан 70кә кадәр – 7
70тән 80гә кадәр – 1
80нән 90га кадәр – 4

Торак пунктлар буенча:⠀

Казан – 35
Яр Чаллы – 4
Әгерҗе районы – 1⠀
Аксубай районы – 2
Арча районы – 1
Баулы районы – 1
Буа районы – 1
Биектау районы – 1⠀
Чүпрәле районы – 1
Лаеш районы – 11
Түбән Камарайоны – 7
Питрәч районы – 6
Сарман районы – 3
Тәтеш районы – 1

22нче апрельгә Татарстанда барлыгы 355 короновирус йоктыру очрагы теркәлгән. 319 авыру табиблар күзәтүе астында, алар амбулатор яки стационар формада дәваланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус