Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусны йоктыру буенча антирекорд куелган

Татарстан Президенты матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова, көндәлек брифингта хәбәр иткәнчә Татарстанда узган тәүлектә коронавирусны тагын 50 кеше йоктырган.

Әлеге күрсәткеч Республика буенча антирекод булып тора. Алдагы көндә 31 булган, үсеш ике тапкырга арткан дип биргән идек, бүген исә - 50. Бу авыруларның унысы хастаханәләргә урнаштырылган, калган 40ы өй шартларында дәваланалар.

Авыручылар яшь төркемнәре буенча:

18 яшькә кадәр – 4
18дән 30га кадәр – 4
30дан 50гә кадәр – 19
50дән 60ка кадәр – 16
60тан 70кә кадәр – 7
70тән 80гә кадәр – 0
80нән 90га кадәр – 0

Торак пунктлар буенча:⠀

Казан – 11⠀
Яр Чаллы – 16⠀
Теләче районы – 7⠀
Чүпрәле районы – 4
Срман районы – 3
Әлмәт районы – 2
Лаеш районы – 2
Мамадыш районы – 1⠀
Тукай районы – 1
Әлки районы – 1
Кукмара районы – 1
Балтач районы -1

Казанда 3 савыгып хастаханәдән чыгарылган.

Берүк, өйләрдә калыйк, үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус