Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Узган тәүлектә унике татарстанлы коронавирустан үлгән

21 октябрьгә республикада Covid-19 корбаннары 897гә җитте.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте Татарстанда тагын 12 кешенең коронавирус инфекциясе корбаны булуы турында хәбәр итә. Вафат булучылар арасында ике 1949 нчы елгы, 1955 нчы, 1941 нче, 1957 нче, 1951 нче елларда туган берәр хатын-кыз һәм 1941, 1959, 1969, 1948, 1947, 1949 елларда туган ир-атлар булуы мәгълүм.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алган  хәбәрдә.

21 октябрьгә республикада Covid-19 инфекциясеннән балыгы 897 үлем очрагы теркәлгән. Вафат булучыларның туганнарының, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.

Хөрмәтле райондашлар, үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк. Алда игълан ителгән эшләми торган көннәрдә (30.10.2021 - 07.11.2021) тиешле чараларны үтәп, чирнең таралуына киртә куйсак иде?!

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кеше үлгән коронавирус ковид-19