Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

УЗИ – ул табибның өченче күзе

Хастаханәдәге табибларга интернеттан гос.услуги, үзәк хастаханәдә һәм Кариле амбулаториясендә урнашкан инфоматлар, 2-52-11, 2-40-36 номерларына шалтыратып регистратура, поликлиниканың эш сәгатьләрендә кабинетларның үзләренә мөрәҗәгать итеп шәфкать туташлары аша яки инде регистратурада язылып була

Район үзәк хастаханәсенә барган идем, УЗИга җибәрделәр, аны көнендә үтә алмадым, дип зарланучыларны безгә бик еш ишетергә туры килә. Халык хастаханәгә бардым, бер көндә барлык тиешле бүлмәләрне йөреп чыктым да, эшем бетте дип уйлый. Тик һәр нәрсәнең үз тәртибе бар.

Халыкны борчыган сораулар, УЗИ үтүнең тәртипләре турында район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев белән аралаштык.

– Газинур Дәүләтович, бүгенге көндә үзәк хастаханәдә нинди юнәлешләр буенча УЗИ үтеп була?

– Хастаханәдә заманча ике УЗИ аппаратында өч табиб эшли. Рүзәл Камалиевның (рәсемдә) төп юнәлеше йөрәк (кабул итү сәгатьләре – 13.00-15.00, 236 кабинет), Динара Закированыкы – акушер-гинекология, балалар һәм медицина күзәтүе үтүче хатын-кызларның күкрәк бизе (13.00-15.00, 114 кабинет), Роза Нотфуллинаныкы – эчке органнар, калкансыман биз һәм балалар (09.00-11.00, 236 кабинет), ләкин әлеге табибларның һәркайсы башка авыруларны да кабул итә, шул исәптән кичектергесез авыруларны да.

– Беренчел чиратта нинди авырулар яки пациентлар УЗИга көнендә үк кабул ителә?

– Дәүләт тарафыннан мәҗбүри куелган тикшерүләр һәм авыр хәлдәге авырулар беренчел булып тора. Диспансеризация, медицина күзәтүе үтүчеләргә, бер яшькәчә балаларга, хәрби комиссариатта медицина күзәтүе үтүче егетләргә без УЗИны көнендә үк үткәрергә тиеш. Аннан тыш стационарда ятучы авырулар көнаралаш диярлек УЗИ үтәргә мөмкин. Иң беренче чиратта шушы алда санап үтелгән пациентлар кабул ителә. Бары аннан соң гына приемга килгән, планлы авырулар УЗИ үтә ала. Мәктәп һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре, хәрби комиссариатта йөрүче егетләр УЗИ үткәндә, әлбәттә, чиратлар сузыла, тик әлеге төр пациентларның бик күп булуын истә тотып, райондашлар хәлне аңлап кабул итсеннәр, бер-берсенә һәм табибка хөрмәтле булсыннар иде.

– Ә көнендә күренә алмаучыларга нишләргә?

– Әйе, андый вакытлар да була. Табиблар да гади кеше бит һәм аларның да көнлек үткәрергә тиешле УЗИ саннары бар. Сәламәтлекләренә бик зур тискәре йогынты ясый торган әлеге тикшерүне без аларга чиксез куя алмыйбыз, бу норматив нигезендә билгеләнгән. Әгәр инде пациент көнендә үк күренә алмаса, аңа башка көннәргә язылып килү мөмкинлеге каралган яки үзенең теләге белән шул көнне УЗИны түләүле үтә ала.

Хастаханәдәге табибларга интернеттан гос.услуги, үзәк хастаханәдә һәм Кариле амбулаториясендә урнашкан инфоматлар, 2-52-11, 2-40-36 номерларына шалтыратып регистратура, поликлиниканың эш сәгатьләрендә кабинетларның үзләренә мөрәҗәгать итеп шәфкать туташлары аша яки инде регистратурада язылып була. Чепья, Яңгул, Кариле амбулаторияләрендә күренүчеләргә район хастаханәсе табиблары ярдәме кирәк булса, урындагы табиб үзе дә яза ала. Шуны да искәртәсе килә, гадәттә ерак авыллар хастаханәгә иртән килә, шуңа да ашыгыч ярдәм яки иртәдән анализлар бирү кирәк булмаганда, Балтач кешеләре төштән соң мөрәҗәгать итсә дә әйбәт булыр иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев