Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

"Вакцина миллионлаган гомерне саклаячак": Борис Менделевич коронавирустан прививка ясатуы турында

Танылган сәясәтче, медицина фәннәре докторы, табиб-психиатр Борис Менделевич коронавирустан привика ясаткан.

Борис Менделевич  ничек прививка ясату карар итүе, привиканы ничек кичерүе турында сөйләгән.

Кичә Татарстанда Covid-19 атына күпләп вакциналау башланды. Республикага ул 13,4 мең доза "Спутникв V" вакцинасы кайтарылган инде.

Россия Дәүләт Думасында Татарстан депутаты Борис Менделевич республиканың сәясәтчеләре арасында  беренчеләрдән булып яңа коронавирус инфекциясеннән вакцина кадатты. Аның Instagram аккаунтында 3 декабрьдә «Спутник V»нең икенче компоненты белән привика ясатуы турында язу барлыкка килде.

«Татар-информ» МА хәбәрчесе халык аннан вакциналауны ничек күчерүе һәм карар кылу авырмы, дип сорады.
"Асылда, вакциналауга карар итү кыен түгел. Мин табиб буларак, вакцинаның миллионлаган гомерләрне йогышлы авырулардан саклап калуның төп ысулы икәнлеген аңлыйм. Шуңа күрә миңа аның составын, тикшеренүләрнең кирәкле этапларын узуы турындагы мәгълүматларны белү дә җитә иде», дип җавап бирде Борис Менделевич

Сәясәтче табибка мөрәҗәгать иткәндә, медицина күрсәткечләре буенча коронавирустан вакцина ясау тыелган кешеләр төркеменә кермәвен аңлаган.

Беренче прививкадан соң бернинди дә симптомнар булмады

Борис Давыдович вакцина турында аны эшләүдә катнашмаган башка галимнәр кадәр генә белүен билгеләп үтте. Ул барлык мәгълүматны ачык чыганаклардан өйрәнгән.

Алга таба чене вакцинациялауның беренче этабы көтә иде.

"Спутник V" прививкасыннан соң, Менделевич сүзләренчә, ул бернинди тискәре реакция дә кичермәгән.

"Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, һәрберебезнең организмы уникаль һәм теләсә кайсы йогынтыга үзенчә җавап бирә ала",-дип ассызыклады медицина фәннәре докторы.

 «Фазалар арасында тәнәфес гадәттәгечә узды»

Вакцинациянең беренче фазасыннан соң 21 көн узган финал дозасын кадатырга кирәк.
«Бу көннәрне мин гадәттәгечә үк үткәрдем. Көн саен минем расписаниемда иртәнге физкультура, вакцинация вакытында мин аны туктатмадым»

Дәүләт Думасы депутаты үз сәламәтлегеңне прививкалар арасында сакларга киңәш итте, әмма үзең турында даими кайгыртырга кирәк, дип ассызыклады. Өстәвенә, үзенең физик сәламәтлегең белән бер рәттән психик сәламәтлегеңне дә.

«Әлегә, кызганычка каршы, пациентларның табибка җитди авырып китүләре сәбәпле генә мөрәҗагать итү очраклары аз түгел. Дәүләт тарафыннан, шул исәптән дәүләт гарантияләре программалары кысаларында, ел саен сәламәтлек үзәкләрендә бушлай тикшеренү мөмкинлеге тудырылса да», — дип билгеләп үтте ул.

Анттәнчекләр бар!

Депутатның икенче инъекциясе беренчесе кебек үк узган.
«Хәлем үзгәрмәде. Анализ нәтиҗәләре буенча анттәнчекләр ясалган.

Халык ышанычлысы вакциналауны яхшы кичерде.

Борис Давыдович фикеренчә, ике лагерь бар, аларның берсе - «риза», ә икенчеләре катгый каршы. Әмма әлегә карар кылмаучылар да бар.

«Безнең илдә вакцинация ирекле, ягъни һәр кеше, барлык аргументларны үлчәп, үзе өчен иң яхшы карарны кабул итәргә тиеш. Табиб буларак минем бурычларымның берсе фактлар бирү дип уйлыйм, алга таба инде һәркем үзе хәл итә», — дип билгеләп үтте сәясәтче.

Борис Менделевич 1967 елның 27 июнендә танылган психиатр, Татарстанның атказанган табибы һәм фән эшлеклесе Давыд Менделевич гаиләсендә туа.

Булачак халык ышанычлысы әтисе юлыннан китеп психиатр була. 1992 елда Борис Давыдович Казан дәүләт медицина институтын, 2007 елда Казан дәүләт медицина академиясен тәмамлаган. Медицина фәннәре докторы дигән гыйльми исеме һәм Татарстанның атказанган табибы дәрәҗәсе бар.

Дәүләт Думасы депутаты итеп ул 2018 елның ноябреннән сайланган, Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитетына керә.

Тулырак: sntat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцинация