Вакцина: уйдырма һәм чынбарлык
Прививкага бәйле иң популяр сорауларга җаваплар
Коронавирустан вакцина кадатуга бәйле сораулар әледән-әле туып кына тора. Кайсын ясатырга дип икеләнү, ясаткач та, организмның үз-үзен ничек тотышы, имеш-мимешләр – кешеләрне менә шулар борчый. Медицина белгечләре белән берлектә, вакцина кадату һәм прививка үзлекләре турында аңлатабыз.
Антитәнчекләре булган кешегә вакцина ясатырга кирәкме?
Антитәнчекләр булу вакцина ясатмаска сәбәп түгел.
Прививкага ничек әзерләнергә?
Вакцина ясатырга бер көн кала спиртлы эчемлекләрдән баш тартырга, прививка көнендә мунча, бассейн һәм саунага барудан тыелырга, өшүдән, физик хезмәтләрдән, шул исәптән берничә көн дәвамында күнекмәләрдән (тренировка. – Ред.) сакланырга киңәш ителә. Прививка ясатканнан соң кеше күп йөргән урыннардан һәм чирле кешеләр белән аралашудан тыелып тору хәерле.
Организм вакцинага ничек җавап бирәчәк, нинди реакция күрсәтәчәк?
Прививка кадатканнан соң беренче көннәрдә ОРВИ вакытындагы кебек билгеләр булуы ихтимал. Болар – баш авырту, тән температурасының 38 градуска кадәр күтәрелүе, диарея, күңел болгану, йокымсырау һәм хәлсезлек. Бик сирәк очракта диспепсия, ашыйсы килмәү кебек билгеләр күзәтелә. Хәл начар, температура бик югары булган очракта, стероидлы булмаган ялкынсынуга каршы препаратлар кулланырга киңәш ителә. Бу билгеләр 7 көннән артык дәвам итсә, табибка күренү шарт.
Прививканы сайлау мөмкинлеге бармы?
Вакцинаны сайлау турында киңәшне табиб кына бирергә мөмкин. Белгечләр «ЭпиВакКорона»ның поствакциналь (прививкадан соң. – Ред.) билгеләр күзлегеннән караганда «йомшаграк» булуын гына раслый ала.
Вакцинаны кемгә ясыйлар?
COVID-19 инфекциясеннән прививканы 18 яшьтән башлап өлкәнрәк, прививка ясату вакытына кискен йогышлы авыруы булмаган кешеләргә генә ясыйлар. Шулай ук 60 яшьтән узганнарга, хроник авырулары булганнарга да вакцина кадату хәерле. Беренче чиратта медицина, педагогик, социаль хезмәткәрләр, дәүләт хезмәтләре үзәкләре, мәдәният, сәүдә һәм башка хезмәтләр күрсәтү учреждениеләре (кунакханәләр, чәчтарашханә, химчисткалар, банклар, саклау предприятиеләре), дәүләт хезмәткәрләре, транспорт, торак-коммуналь хуҗалык, энергетика, сәнәгать, җәмәгать туклануы, төзелеш, спорт, хокук тәртибен саклау органнары (полиция, прокуратура һәм судларны да кертеп), коммерциячел булмаган яисә дини оешмалар, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары, волонтерлар, хәрби хезмәткәрләр, ВУЗ һәм көллият студентларына да вакцина кадатырга киңәш ителә.
Барлыгы Татарстанда 479973 кеше вакцина кадаткан. Шуларның 347896сы прививканың икенче дозасын алган.
Йөкле хатын-кызларга, балага узарга җыенучыларга нишләргә?
Вакцина хатын-кызларның репродуктив функцияләренә тәэсир итми. Асылда, коронавирус инфекциясе йөкле хатын-кызларда бик авыр уза. Хәзерге вакытта республикада вируслы 235 йөкле хатын-кыз күзәтүдә кала, шуларның 50се – Казанның төрле стационарларында. Вируслы аналардан да сәламәт балалар туа, үлем очраклары юк.
Йөкле хатын-кызларга үз сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга һәм коронавируска каршы кагыйдәләрне үтәргә кирәк.
Аналык һәм яралгы зурайган саен, аналыкның диафрагмага булган басымы да артачак. Бу вакытта кислород җитми, моңа үпкәләргә үтеп кергән вирусны да өстәсәк, ана кеше өчен куркыныч күпкә арта дияргә мөмкин. Шуңа да вакцина ясатып, алдан сакланырга кирәк. Шулай ук гаилә әгъзаларының барысының да прививка ясатуы хәерле. Йөккә узарга җыенган хатын-кызга вакцина тыела дип уйлау – хата. Гүзәл затлар йөклелекне планлаштырганда дәвалау һәм профилактика чараларын үз эченә алган прегравидар әзерлек уза. Шундый әзерлекнең берсенә, һичшиксез, коронавирустан вакцинаны да кертергә кирәк. Прививканы балага узарга 3–6 ай кала ясату хәерле.
Мондый эссе һава шартларында прививка ясатуның организм өчен зыяны юкмы?
Һава торышы вакцина ясатырга бернинди дә киртә була алмый. Көзгә кадәр вакцина кадатырга киңәш ителә, чөнки көзге чорда грипптан вакцина ясатырга туры киләчәк.
Ни өчен прививка кадатканнан соң да битлек киеп йөрергә киңәш ителә? Прививкадан соң да авырырга мөмкинме?
Вакцинадан соң прививкага кадәрге кебек үк профилактика чараларын үтәргә кирәк: битлек киеп йөрергә, кулларны ешрак юарга һәм социаль дистанцияне сакларга.
Бернинди вакцина да авырудан 100 процентка сакламый. Прививка ясаткан кешеләрдә дә чир йоктыру куркынычы кала.
Әгәр кеше прививканың беренче дозасын алгач та, коронавирус йоктырса, аңа икенче дозаны алырга ярыймы?
Бу очракта вакцинаның икенче дозасын алу каралмаган. Вакцинаның беренче һәм икенче компоненты арасында кискен йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулар табылган, хроник авыруларның кискенләшкән очрагында, вакцинацияне сәламәтләнү яки ремиссиядән соң 2–4 атна узгач үткәрәләр.
«Спутник V» вакцинасының инструкциясендә әйтелгәнчә, кайбер хроник авырулар булган очракта, аны саклык белән генә кулланырга киңәш ителә. Сүз нинди авырулар турында бара?
Теләсә кайсы очракта да табиб белән киңәшләшү таләп ителә. Ниндидер хроник авырулары булганда, билгеле, алдан белгечләргә күренү зарур.
Коронавирус кичергән кешеләр дә вакцина ясатырга тиешме?
Әгәр дә чирдән соң 6 ай вакыт узган икән, әйе. Табиб белән алдан киңәшләшү кирәк.
Коронавирусның яңа штаммнарына карата «Спутник V» ни дәрәҗәдә нәтиҗәле?
Бөтен дөнья белгечләре даими рәвештә вирусның үз-үзен тотышын өйрәнә. Роспотребнадзор да вирусның үзгәрүчәнлеген даими күзәтә. Әгәр дә теге яисә бу вакцинаның вирусның мутацияләренә карата аз күләмдә нәтиҗәле булуы ачыкланса, аның составын үзгәртергә мөмкин булачак. Шулай да вакцинаны вакытында ясату хәерле. Бу вирусның мутациясенә дә киртә булып тора.
«Спутник V», «ЭпиВакКорона» яисә «КовиВак»: кайсысы яхшырак?
Вакциналар коронавирустан саклау өчен уйлап табылса да, алар өч төрле технология ярдәмендә эшләнгән. «Спутник V» вакцинасы – араларында иң еш кулланыла торганы. Ул инде үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте.
Истә тот!
Вакцина ясату өчен чиратка язылуның биш төрле ысулы бар:
1) Дәүләт хезмәтләре порталы аша (ЕПГУ);
2) Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша;
3) 122 бердәм номеры аша;
4) күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп;
5) сырхауханәнең контакт телефоннары буенча мөрәҗәгать итеп.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) тәүге тапкыр балаларны һәм яшүсмерләрне коронавирустан вакцинацияләргә мөмкин булуын белдерде. Яңа тәкъдимнәр оешманың рәсми сайтында урнаштырылган. Элегрәк исә балалар һәм яшүсмерләргә вакцина кадату турында җитәрлек күләмдә тулы мәгълүмат юк дигәннәр иде.
Белгеч сүзе
Рафаэль Шәвәлиев, Республика клиник хастаханәсе баш табибы:
– Коронавирус беркая да китмәде, югалмады. Иртәме-соңмы, һәркем вакцина кадатачак. Моны иртәрәк аңлаган кеше иртәрәк прививка кадатачак һәм иммунитет формалаштыра торачак. Коронавирус һәркемгә килеп җитәчәк. Бу – инфекциянең кагыйдәсе. Иң мөһиме – алдан иммунитет формалаштыру. Республикада вирус ияртеп, авыр формада чирләүчеләр артты. Хәзер авыру яшьләргә ябышты.
Чулпан Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев