Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Вакцинациянең мөһимлеген балтачлылар аңлыймы?

Татарстанда, шул исәптән Балтачта да 23-29 апрель көннәрендә «Европакүләм иммунизация атналыгы» (ЕНИ) үтәчәк.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр итүенчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан Европа күләмендә, шул исәптән Россиядә һәм Татарстанда 2018 елның 23-29 апрель көннәрендә «Европакүләм иммунизация атналыгы» (ЕНИ) үтәчәк.
Төп максаты - республика халкына, аеруча әти-әниләргә вакцинациянең мөһимлеге, яшеңә карап, прививкаларны үз вакытында ясату зарурлыгын аңлату. Йогышлы авыруларга каршы прививка ясатмаган балалар һәм өлкәннәргә авыру йоктыру куркынычы яный һәм алар әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә дә куркыныч тудыра.
Иммунизация - сәламәтлек саклау өлкәсендә иң зур казанышларның берсе. Йогышлы авыруларга каршы вакциналар куллану прививкалар ясалган инфекцияләрнең генә түгел, ә бәлки чәчәк авыруы һәм полиомиелит кебек куркыныч авыруларны да бетерергә мөмкинлек бирде. Кызамыкны бетерү бурычы куелды.
Иммунизация дифтерия, столбняк, кызамык, полио-миелит, кызылча, котыру, грипп, вирусли В гепатиты, туберкулез һәм үлемгә яки инвалидлыкка илтә торган башка авырулардан саклый. Профилактик прививкалар барысы да күрсәткечләргә карап, планлы тәртиптә уздырыла. Пландагыларын прививкаларның милли календаре нигезендә балаларга һәм өлкәннәргә ясыйлар.
Прививкаларның милли календаре - В гепатиты, дифтерия, коклюш (бума ютәл), кызамык, кызылча, полиомиелит, столбняк, туберкулез (БЦЖ), паротит (свинка: колак арты бизе шешү) кебек авырулардан мәҗбүри прививкалар исемлеге. Анда нинди вакцинаны ничә яшьтә ясарга икәнлеге күрсәтелә.
Эпидемик күрсәткечләр буенча профилактик прививкалар гражданнарга йогышлы авырулар килеп чыгу куркынычы янаганда, хезмәтләре инфекцион авырулар йоктыру ихтималы белән бәйле кешеләргә (терлек чалу, терлекләр карау, урман эшләре), йогышлы авырулар таралган төбәкләр һәм илләргә (Африка, Таиланд, Һиндстан һәм башкалар) баручыларга.
Исегездә тотыгыз! Йогышлы авыруларны соңыннан дәвалаганга караганда йоктырмау чарасын күрү җиңелрәк. Теләсә нинди прививка да авыруга караганда йөз тапкыр куркынычсызрак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцинация