Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

«Вектор» үзәге приПрививка ясаганнан соң ковид йоктыручылар саны турында аңлатты

Россиядә ясалган вакциналар барысы да вируска каршы нәтиҗәле, әмма прививка ясатучылар арасында да авыручылар бар.

Россиядә Covid-19 инфекциясенә каршы ясалган барлык вакциналар вируска каршы нәтиҗәле, әмма прививка ясатучылар арасында да авыручылар бар. Ковидка каршы препаратларның берсен — «ЭпиВакКорона»ны ясаган «Вектор» үзәге статистика турында аңлатты.

«Россия Федерациясе территориясендә вакцинация башланганнан бирле тупланган белешмә нигезендә түбәндәге нәтиҗә чыгарылган: Вакцинаның икенче дозасын алганнан соң 21 көн узгач авыру йоктыручылар күрсәткече „ГамКовидВак“ („Спутник V“) очрагында 0,66 процент, „ЭпиВакКорона“ ясатканда 0,59 процент һәм „КовиВак“ очрагында 0,27 процент тәшкил итте», — диелә хәбәрдә.

«Спутник V» вакцинасының беренче дозасын ясатучыларның 0,79 проценты, «ЭпиВакКорона»ның беренче дозасын алуыларның 1,3 проценты һәм «КовиВак»ның беренчесен кадатканнан соң кешеләрнең 0,93 проценты инфекция йоктырган.

Элегрәк Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко коронавирус йоктырган россиялеләрнең 98 проценттан артыгы прививка ясатмаган кешеләр булуын хәбәр иткән иде.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцина