Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Вирусларга һәм йөрәк авыруларына каршы - сырганак

Сырганак – бик күп авырулардан дәва.

Аның җимешләрендә В1, В2, В6, Е, Р, С витаминнары, каротиноидлар, кумариннар, бор һәм марганец микроэлементлары туплану сәбәпле, ул иммун системасын ныгыта, ялкынсынулар белән көрәшә, токсин-шлакларны чыгара, метаболизмны яхшырта, хатын-кыз авыруларын, яман шешне кисәтә, нерв системасын тынычландыра.

Табиб-диетологлар фикеренчә, сырганак җимешендә С витамины лимонныкына караганда ун мәртәбә күбрәк. Сырганак кайрысында бәхет гормоны саналган серотонин матдәсе, банан белән шоколадныкы белән чыгыштырганда, 1000 мәртәбә артыграк. Кәеф төшкән, хәлсезләнгән, йокыдан авырлык белән торган чакларда, бер балкашык кипкән кайрыны кайнар суда төнәтеп эчәргә кирәк.

* Сырганак җимешләрен даими ашасак, кан тамырларыбыз чистарганга күрә, үпкә һәм йөрәк эшчәнлеге табигый рәвештә җайга салыныр, шунлыктан, үпкә ялкынсынуы, инсульт, инфаркт кебек авыр чирләр янамас. Әлеге күркәм гадәт безне ашказаны җәрәхәте һәм яман шеше кебек замана афәтләреннән саклап калыр.

* Сырганакның җимешләре генә түгел, яфраклары да файдалы. Аларда ялкынсынуга каршы торырга ярдәм итә торган танин матдәсе бар. Нерв системасы өчен уңай йогынты ясый, С витаминына, иммунитетны ныгыта торган серотонинга да бай. Сырганак яфрагыннан әзерләнгән чәй гипертониядән, пневмониядән, дерматиттан, шикәр авыруыннан, плеврит, атеросклероздан файдалы. Салкын тигән вакытта да аны эчәргә кирәк.

Чәй 1 аш кашыгы кипкән сырганак яфрагына 1 литр кайнар су исәбеннән әзерләнә.

* Майны озак төзәлми торган яраларны, химик пешүләрне, җәрәхәтләрне, шулай ук төрле ялкынсыну процессларын (ашказан-эчәк тракты, аңкауларның һ.б.), атеросклерозны дәвалауда кулланалар, дип яза Кызыл таң.

Тискәре йогынтысы булуы ихтимал, алдан табиб белән киңәшләшү зарур!

 

Фото: pixabay.com.
Автор:Эльвира Ямалетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык медицинасы сырганак облепиха