Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Витаминнар үзебезнеӊ бакчада үсә

Июль - файдалы яшелчә һәм җиләк-җимешләргә бай ай. Организм өчен кирәкле витаминнарны җәй айларында туплап калырга мөмкин. Безгә авыл җирендә яшәгәч, сатып аласы юк, иренмичә үстер һәм иренмичә җый гына . Яңа гына өлгергән җиләк-җимеш, яшелчәләрне бакчада өзеп кенә кабасы.

Ак гөмбә. Июль ае - ак гөмбә җыю өчен менә дигән вакыт. Ак гөмбә витаминнарга, аскорбин кислотасына бай. Моннан кала әлеге гөмбәдә күкерт һәм полисахаридлар да бар. Алар онкологик авырулар белән көрәшергә ярдәм итә. Аларның калориясе дә 100 граммга 30 ккал туры килә. Табиб­лар фикеренчә, гөмбә шулпасы ит шулпасыннан файдалырак.

Кузгалак - тәмле һәм файдалы яшелчә. Аның яшь үсентеләре төрле авырулардан дәва. Кузгалак С, К, Е, В группасы витаминнарын һәм тимерне үз эченә ала.

Помидор - искиткеч файдалы. Анда бөтен төр файдалы элементлар һәм минераль матдәләр: кальций, натрий, фосфор, тимер, йод, хлор, магний, кремний бергә тупланган. B1, B2, B3, B6, B9, E, күбрәк C витамины бар. А витамины табигый антиоксидант булып тора.

Татлы борыч - июль аендагы төп яшелчәләрнең берсе. Цитруслыларга караганда анда С витамины күбрәк. Шулай ук татлы борычта кальций, фосфор, В1, В2, РР витаминнары күп күләмдә. Бел­геч­ләр аны иммунитетлары начарланган, тән авырулары һәм анемия булучы кешеләрнең рационына кер­тергә киңәш итә.
Фото: http://owoshi.ru/535

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250