Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Владимир Путин "Бердәм Россия" нең Яңа ел бәйрәмнәрендә коронавирустан дәвалаучы табибларга икеләтә түләү турындагы идеясен хуплады"

Инициатива белән "Бердәм Россия" чыгыш ясады.

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Covid-19 авырулар белән эшләячәк табиблар икеләтә күләмдә өстәмә акча алачак. «Бердәм Россия» депутатлары тәкъдимен РФ Президенты Владимир Путин хуплады, дип хәбәр итә ТАСС.

Путин билгеләп үткәнчә, бәйрәм көннәрендә эшкә икеләтә хезмәт хакы каралган — бу законнарда беркетелгән. Шулай ук ул Хезмәт кодексының Covid-19 белән көрәшүче медиклар өчен өстәмә түләүләрне арттыруны күздә тотмавына игътибар итте.

«Шуңа бәйле рәвештә, бу яңа ел бәйрәмнәрендә генә булса да әлеге социаль түләүләрне икеләтә күләмдә түләргә кирәк дип саныйм», — дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.

Апрельдән башлап Covid-19 авырулары белән эшләүче табиблар махсус түләү ала: табиблар — 80 мең сум, урта медперсонал — 50 мең сум, кече медперсонал — 25 мең сум.

Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре ай саен: табиблар - 50 мең сум, урта һәм кече персонал, шулай ук ашыгыч ярдәм машиналары йөртүчеләр — 25 мең сум ала.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медикларрга түләүләр