Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Владимир Жаворонков: Коронавируска каршы вакциналау халык өчен куркынычсыз

Белгечләр фәнни публикацияләргә, расланган хакыйкый мәгълүматларга нигезләнеп фикер йөртергә киңәш итте.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавируска каршы вакцинация — халык өчен куркынычсыз процедура. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бу халык өчен куркынычсыз, шуңа күрә вакцина киң кулланышка чыгарылды да инде. Без проблемалар күрмибез. Тулаем алганда, халык вакцинациягә уңай карый», — диде.

Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, прививкага каршы өндәүчеләрнең бернинди фәнни яктан исбатланган дәлилләре юк.

«Бүген прививкаларга каршы торучылар мәгълүматны Интернеттан һәм сары матбугаттан эзләмәсен, ә фәнни публикацияләргә, расланган хакыйкый мәгълүматларга, табиблар фикеренә таянсын иде, бәлки, фикерләрен дә үзгәртә алырлар», — диде.

Роспотребнадзор вәкиле РФ дә барлык прививкалар ирекле нигездә, кешенең үз теләге белән ясалуын әйтте. «Бүген вакцинация буенча чикләүләр һәм тискәре нәтиҗәләр теркәлмәгән. Прививкалар ярдәмендә күп кенә куркыныч инфекцияләрне җиңүгә ирешелде, мондый мисаллар күп, алар тарих, вакыт белән расланды», — диде.

Любовь Авдонина сүзләренчә, бүген антипропаганда өчен административ җәза каралмаган, ләкин бу сорау Дәүләт Думасы дәрәҗәсендә күтәрелгән булган. «Законга кайбер төзәтмәләр каралган иде, ләкин закон буларак үз көченә кертелмәде. Бу актуаль мәсьәлә, үзгәрешләр булыр дип уйлыйм», — дип белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцина