Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

В.Путин: "Кешеләрне мәгънәсез белешмәләр җыюдан азат итәргә кирәк"

20 февральдә Мәскәүдә Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка 15нче тапкыр юллама белән мөрәҗәгать итте.

“Иң мөһиме, кешеләр дәүләт тарафыннан үз сәламәтлекләре турында кайгырту булуын белеп торырга тиешләр. Поликлиникалар, даруханәләр һәм гражданнар арасында үзара электрон бәйләнеш булдыру мөһим”,- диде Президент һәм кешеләрне мәгънәсез белешмәләр җыюдан азат итәргә кирәк дип өстәде.

Шулай ук кадрлар мәсъәләсе дә мөһим. Моның өчен Путин “Земство докторы” программасында катнашучылар өчен яшь чикләвен алып ташларга тәкъдим итте. Моннан ары 50 яшьтән өлкәнрәк табиблар, авыл җиренә эшләргә күчкән очракта, бер тапкыр бирелә торган түләүне ала алачаклар. Табиблар – 1 миллион, фельдшерлар – 500 мең сум күләмендә, дип яза Өмет басмасы.

 

Фото: Интернет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе