Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Хәл булмаса, нәрсә ашарга?

Кеше тиз арый икән, димәк, аның туклану рационы балансланмаган, витаминнарга, минераль матдәләргә бай түгел.

Күрәгә белән йөзем йөрәк һәм баш миенә файдалы. Бу кипкән җимешләр калий, микроэлементларга бай, йөрәк, кан тамырлары эшчәнлеге өчен кирәк.

Сарымсак иммунитетны ныгыта. Составындагы аксым организмны тискәре факторлардан саклаучы антитәнчекләр бүлеп чыгара.

Әчегән сөт ризыкларында файдалы микроорганизмнар бар. Алар эчәклек эшчәнлеге өчен кирәк. Бу иммун системасын ныгытырга, тиз арымаска һәм һәрвакыт тонуста булырга булыша.

Банан — энергия чыганагы. Бер генә җиләк-җимеш тә организмга банан кебек көч кертми. Аның составындагы калий инфаркт һәм инсультны кисәтә.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев