Хатын-кызларда онкология чире булмасын өчен нишләргә?
Үзегезгә саклап куегыз!
Хатын-кызларда онкология чире булмасын өчен, халык табиблары аларга чөгендер куасын эчәргә киңәш итә.
Ул шулай ук организмны шлаклардан чистарта. Чүпрәле куас ике-өч тәүлектән әзер була.
500 гр чөгендер, 3 литр су, 50 гр кара ипи, 10 гр чүпрә, 100 гр шикәр комы
Чөгендерне юка телемләп турыйбыз да суга салып пешерәбез. Су чөгендерне капларлык кына булсын. Пешеп чыккач, чөгендерне шулпадан сөзеп алабыз. Шулпа өстенә калган суны агызабыз. Әлеге су кайнап чыккан һәм җылымса булырга тиеш.
Аңа кара ипи, шикәр, чүпрә салабыз һәм бер-ике көн караңгы урында тотабыз. Соңыннан куасны сөзәбез. Чөгендерне башка бер ризык пешергәндә куллана аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев