Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Холестерин, токсиннарны чыгара, яман шешне кисәтә

Әчетеп тозланган ризыкларны маринадланган яшелчәләргә алмаштырырга ярамый, аларда файдалы үзлекләр булмый.

Иммунитетны ныгыту өчен, әчетеп тозланган (квашеная) кәбестә ашарга киңәш ителә. Бу хакта «Про Город» порталы яза.

«Бу гарнир диабеттан интегүче кешеләргә булыша һәм организмнан токсиннарны чыгара. Кәбестәнең әчү процессын бактерияләр активлаштыра, ә бактерияләр исә, үз чиратында, шикәрне сөт кислотасына әверелдерә. Бу — тозлы кәбестәне чи килеш файдалырак итә», — дип сөйләгән белгечләр.

Сөт кислотасы эчәклек микроорганизмнарына уңай тәэсир итә, зарарлы бактерияләр үсешнен туктата һәм токсиннарны чыгара. Шулай ук, тозлы кәбестә йөрәк авырулары куркынычын да киметә һәм холестеринны нормага китерә. Мондый кәбестәдә С витамины микъдары күп.

Медицина фәннәре докторы, эндокринолог, Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының өлкән фәнни хезмәткәре Зөһрә Павлова фикеренчә, рационда тозлы кәбестә булу шактый авыруны, шул исәптән яман шешне дә кисәтә. Тик әчетеп тозланган ризыкларны маринадланган яшелчәләргә алмаштырырга ярамый, аларда файдалы үзлекләр булмый.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев