Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Яңа ел Алинәгә могҗиза бүләк итсен

Декабрь башларында сайтыбызда Пыжмара авылында яшәүче Алинә Бариева хакында язма дөнья күргән иде.

Исегезгә төшерәбез, сау-сәламәт туган Алинә 11 яшенә җиткәч, кисәк кенә авырый башлый, район үзәк хастаханәсенә күренергә килгән җиреннән аны "Ашыгыч ярдәм" машинасы белән туп-туры Казанга озаталар. Республика табиблары исә Алинәгә дүртенче стадия ак кан (лейкоз) авыруы дигән диагноз куялар. Казан балалар республика хастаханәсе табиблары Алинәне лейкоз авыруыннан дәвалый башлауга кыз инсульт кичерә, өч тапкыр реанимациядә ятып чыга. Аның өстенә аяклары, куллары һәм муенында тромблар барлыкка килә. Бер-бер артлы кичергән әлеге газаплы авыруларга чыдый алмаган бала биш көн комада ята. Гади сүзләр белән аңлатып бетерә алмаслык сызлануларны, авыруларны бары дарулар гына басып тора, алар да вакытлыча гына. Бүгенге көндә Алинә биш тапкыр химия алган инде. Әлбәттә, болар барысы да зур суммада акчалар таләп итә.
Игелекле, рәхим-шәфкатьле авылдашлары Бариевлар гаиләсен язмыш сынавы алдында үзләрен генә калдырмаган. Кем ничек булдыра шулай ярдәм иткәннәр. Пыжмара мәктәбе коллективы исә хәйрия концерты оештырып, Бариевларга матди ярдәм күрсәткән. Алинә хакында язма дөнья күргәч, кеше кайгысына битараф булмаган райондашлар да без күрсәткән счетка акча күчергән. Бариевлар гаиләсе аларның һәммәсенә олы рәхмәт хисләре белдерә. Әмма алга таба тагын күпме кирәген беркем дә белми. Шуңа да игелекле райондашларның ярдәм итүләренә өметләнеп калабыз. Тамчыдан күл җыелганын онытмыйк. Алинәнең якты көннәргә, бәхетле киләчәккә булган ак өметләрен бергәләп аклыйк. Яңа еллар Алинәгә могҗиза бүләк итсен.

Алинәгә ярдәм күрсәтү өчен реквизитлар:
Получатель: БАРИЕВ ЗУФАР ФАРУКОВИЧ
Счет получателя: 40817810562000826096
Банк получателя ОТДЕЛЕНИЕ №8610 СБЕРБАНКА РОССИИ Г. КАЗАНЬ
БИК банка получателя 049205603
Кор.счет 30101810600000000603
НОМЕР КАРТЫ: 4276 8801 7703 1923 (Сбербанк)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250