Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Яңа елдан QR-кодны антитәнчекләргә карап бирәчәкләр

Яңа атна коронавирус инфекциясенә бәйле яңалыклар алып килде. Алар антитәнчекләре булганнарга QR-код бирү, «омикрон» штаммы һәм гомуми вазгыятькә бәйле.

Хөкүмәт Йортында узган «шимбә киңәшмәсе» вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың коронавируслы вазгыятьнең кайсы борылышына да әзер булырга тиешлеген искәртте. «Омикрон» штаммы йогынтысында вазгыять катлауланган очракта, сырхаулар өчен обсерваторлар булдырырга һәм аларны тиз арада җәелдерергә кирәк булачак. Президент әйтүенчә, вирус дөньяның 50ләп илендә ачыкланган. Россия дә искәрмә түгел. Инфекцияне Төркия, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән йоктырып кайту ихтималы да зур һәм бу аеруча борчу тудыра. Ял итәргә күпчелек шунда бара бит. Президент әйтүенчә, Роспотребнадзор идарәсе штаммның үтеп керүенә юл куймас өчен барысын да эшли.

– Безнең система моңа әзер булырга тиеш. Җебеп торырга вакыт юк, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Вазгыятьне контрольдә тоту өчен кирәкле бар нәрсә оештырылган. Кирәк икән, без обсерваторларны ачарга әзер торырга тиеш.

Татарстанда халыкка вакцина ясату эше дә дәвам итә. Президент әлегә бу оешкан төстә һәм яхшы темплар бара дигән фикердә. «Минемчә, бу – Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм районнарыбызның системалы эше нәтиҗәсе. Хәрәкәт бар», – диде ул.

Билгеле булганча, Татарстан буенча барлыгы 175 прививка кадату пункты эшли. Шуларның икесе тәүлек әйләнәсе хезмәт күрсәтә. Хәзерге вакытта 2223761 вакцина ясаткан, шуларның 1856987се прививканың икенче дозасын алган.

QR-код системасына бәйле үзгәрешләр дә көтелә. Россия вице-премьеры Татьяна Голикова шулар турында Дәүләт Думасы утырышында хәбәр итте. Үзгәрешләр 2022 елның 1 гыйнварыннан көтелә.

Россиядә коронавирус белән авыру турында белешмәне (QR-код) чирләгән, әмма медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәгән кешеләр дә алачак. Аларга антитәнчекләр булуын раслаучы анализ тапшырырга кирәк булачак.

Белешмәне 2021 елның 1 гыйнварыннан соң коронавирус кичергән кешеләр алачак. QR-кодлы булу өчен антитәнчекләрнең нинди күләмдә булуы тәэсир итми.

Антитәнчекләр турында мәгълүмат коронавируска каршы уңай тестлар базасы белән чагыштырылачак. Әгәр кеше коронавируска ПЦР-тест тапшырган һәм соңыннан аның тәнендә антитәнчекләр булуы расланган икән, аңа бер ел гамәлдә булачак белешмә биреләчәк. Тест бирмәгән, әмма антитәнчекләре бар икән, QR-код ярты ел гамәлдә булачак.

Моңа өстәп, коронавируска каршы чит ил вакцинасын ясаткан кешеләргә дә, антитәнчекләргә тест тапшырып, QR-кодлы булу мөмкинлеге бирелә. Ул да ярты ел гамәлдә булачак. «Спутник V» вакцинасын башка илләрдә ясаткан Россия халкы да, антитәнчеккә анализ тапшырып, белешмәле булачак.

Вице-премьер искәрткәнчә, «медотвод»ы булган кешеләр дә, ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсе булган очракта, җәмәгать урыннарына кертеләчәк.

 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: QR-код