Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Яңа таҗлы вируслы авырулар белән аралашкан кешеләргә тест ясау мәҗбүри түгел

Элегрәк вирус йоктырган кеше белән аралашканнан соң, 8-10нчы көндә коронавируска тест ясату таләп ителә иде.

Яңа коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар белән аралашкан кешеләр 14 көнлек изоляциядән соң ПЦР-тест ясатмыйча гына чыга алачак. Рәсәй Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдергән.

Симптомнар күзәтелмәгән очракта, 14 көннән соң үзизоляцияне туктатырга була, дип аңлатты Авдонина.

Элегрәк, әгәр син авыру белән аралашкан булсаң, ПЦР-тест ясату мәҗбүри иде. Хәзер исә аны авыру симптомнары булган очракта гына ясатырга кирәк булачак.

Әмма «авыру белән аралашкан» дип табылганнан соң республикада яшәүчеләрне табиблар үз күзәтүе астына ала.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус