Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Яңа вакцинада – гриппның 4 штаммы

Ростех корпорациясенә кергән “Нацимбио” холдингы Русия базарына яңа вакцина кайтара башлады. Компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, вакцина базарга 1 ноябрь көнне чыгарылган.

Рязань өлкәсендә җитештерелгән препарат составында гриппның өч урынына 4 актуаль штаммы  бар. Вакцина Бөтендөнья сәламәтлек саклау  оешмасы таләпләренә туры килә.

“Нацимбио” холдингы Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы белән  “Ультрикс Квадри”  дип аталган  яңадан-яңа 4 валентлы вакцина поставкаларына беренче килешү төзегән. 2019 елда төбәкләргә 2,7 миллионнан артык доза озатылачак”, - диелә хәбәрдә.

Контракт Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзорның кешеләрне 2023 елга кадәр 4 валентлы вакцинага этаплар буенча күчерү  планын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән, дип яза Өмет.

Автор : Шакирҗанова Әлфия
Чыганак: futurerussia.gov.ru
Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцинация